Чечеклинская сельская библиотека - филиал № 19

" Туган ягым- яшел бишеге"

 ...Июль-җәй уртасы. Табигатнең иң матур чагы : аллы-гөлле чәчәкләрдән хуш ис бөркелә,күбәләкләр уйнаклый,тирә-юнь ямь-яшел, күк зәп-зәңгәр,көн-кояшлы,нурлы.Җиләкләр кызарып пешкән чак. Чиләкләребезне алдык та туган авылыбыз тирәли сәяхәткә чыктык: инеш аша чыктык та,"Каенлык","Имәнле чокыр"ларны үттек,карлыгачлар"авылын" күзәттек,тау битенә утырып  авылыбызны күзләдек.Файдалы усемлекләр : сары һәм зәңгәр мәтрүшкә,әрем, шалфей һәм башка үләннәр белән таныштык,җир җиләге белән сыйландык. Авылыбызның төньягына  урнашкан матур урыннар белән танышып кайту ягына борылдык.