Чечеклинская сельская библиотека - филиал № 19

"Кояшлы түгәрәк"

 1-июль көнне Чәчәкле авылы мәдәният йорты каршындагы мәйданда балалар өчен "Кояшлы түгәрәк" исемле ял итү чарасы үткәрдек. Балалар өчен төрле ярышлар: көянтә-чиләк белән су ташу,кыршау әйләндерү,тәгәрмәч тәгәрәтү,сикергечтә сикерү кебек уеннар оештырдык. Ял итү чарасы балалар күңеленә хуш килде,әлбәттә инде татлы призлар белән сыйландылар.