1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне
1-июнь Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, Чәчәкле авылы мәдәният йорты мәйданчыгында балалар өчен "Кояшлы балачак" дип аталган ял итү чарасы үткәрелде. Балалар кызыклы конкурсларда катнаштылар :"Иң зур куык очыру","Убырлы транспортында" узышу, таякчыклардан фигуралар ясау ,асфальтта акбур белән рәсем ясау. "Убырлы"әби табышмакларына,әкият геройлары турында викторина сорауларына җавап эзләделәр, һәм әлбәттә инде һәр бала татлы бүләкләр белән бүләкләнде.