31 нче март көнне Бик-Үти авылы китапханәсендә әдәби музыкаль кичә "Кошлар безнең дусларыбыз" үткәрелде. Структура бүлеге белән библиотека берлегендә. Кичәне ачып, кошлар турында, аларның файдалы яклары, кошларның төрләре, табигатькә тоткан урыннары китапханәче загитова Гөлсирә сөйләп үтте. Кошларга багышланган башваткыч чиштеләр укучылар. Аннары ике командага бүленеп: сандугачлар белән карлыгачлар ярыштылар. Алар үзләре белән җырлар, шигырьләр сөйләделәр. Командаларга төрле бирем бирелде. Табышмаклар әйтел
31 нче март көнне Бик-Үти авылы китапханәсендә әдәби музыкаль кичә "Кошлар безнең дусларыбыз" үткәрелде. Структура бүлеге белән библиотека берлегендә. Кичәне ачып, кошлар турында, аларның файдалы яклары, кошларның төрләре, табигатькә тоткан урыннары китапханәче загитова Гөлсирә сөйләп үтте. Кошларга багышланган башваткыч чиштеләр укучылар. Аннары ике командага бүленеп: сандугачлар белән карлыгачлар ярыштылар. Алар үзләре белән җырлар, шигырьләр сөйләделәр. Командаларга төрле бирем бирелде. Табышмаклар әйтелде, к хәрефеннән кошлар исемнәре язырга, мәсьәлә чишергә. Кичәдә укучыларның кошлар турында белүләре ачыкланды.