Шигърият бәйрәме:"Тукай- безнең күңел түрләрендә".
26нчы апрель көнне Буа шәһәренең Яшьләр паркында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 133ел тулуга багышланган Шигърият бәйрәме булып узды. Чарада Аксу авылы китапханәсеннән Аксу урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Гатауллин Илназ катнашты. Ул якташ шагыйрәбез Гөлнур Айзатуллованың "Тукай һәм Шәрәфләр" исемле шигырен сөйләде.