Китап күргәзмәсенә күзәтү:"Тукай-сүнмәс йолдыз".
Татар халкы өчен апрель ае -Габдулла Тукай ае. Быел аның тууына-133 ел. Китапханәдә апрель ае башында ук "Тукай-сүнмәс йолдыз" темасы астында китап күргәзмәсе оештырылды.Анда Г.Тукайның китапханәдә булган китаплары урын алды. 16нчы апрель көнне Аксу урта мәктәбенең 4нче сыйныф укучылары белән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Г.Тукайның "Сак-Сок" бәетен укып, фикер алышынды.