Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Сәламәтлек сәгате:“Начар гадәтләрне җиңмәсәк, алар безне җиңәчәк “.

7 апрель-Бөтендөнья сәламәтлек көне. Ул Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан билгеләнә  һәм 1950 нче елдан бирле билгеләп үтелә. Сәламәтлек –ул кешегә табигать биргән иң зур байлык. Бу көн сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен  һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен билгеләп үтелә. Аксу авылы китапханәсендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм начар гадәтләрне булдырмауны өйрәтү максатыннан ”Сәламәтлегеңне яшьтән сакла!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Урта төркем укучылары белән “Начар гадәтләрне җиңмәсәк,алар безне җиңәчәк “дигән тема астында сәламәтлек сәгате үткәрелде.