Рәсем бәйгесе:"Тукай- безнең күңел түрләрендә!"
30нчы март көнне Аксу авылы китапханәсендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 133 еллыгына карата "Тукай- безнең күңел түрләрендә!" дигән тема астында Г.Тукайның әсәрләре буенча рәсем бәйгесе оештырылды. Барлыгы төрле сыйныфлардан 8 укучы катнашты. Укучыларның эшләре район үзәк китапханәсендә узачак бәйгедә катнашачак.