Әдәби кичә:"Китап сүзе-көн яктысы".
2апрель-Халыкара балалар китабы көненә карата Аксу авылы китапханәсендә I-V сыйныф укучылары катнашында "Китап сүзе-көн яктысы" темасына әдәби кичә үткәрелде.Китапханә мөдире Нургалиева Фәридә укучыларны әлеге көннең килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Китапханәче Балалар китабы көненең нәкъ шул датада билгеләнүе балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп китаплар авторы, әкиятче Г.Х.Андерсен белән бәйле булуы турында сөйләп китте. Г.Х.Андерсеннең китапханәдә булган китаплары белән таныштырды, укырга тәгъдим итте. Чара барышында балалар төрле биремнәр үтәделәр. "Балалар китабы-сихри бер дөнья" темасы астында оештырылган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Чара күңелле узды.Балалар соңыннан китаплар алып өйләренә таралыштылар. Барлыгы чарада 23 укучы катнашты.