Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Китапханәче-мәдрәсәдә.

Аксу авылы мәдрәсәсендә 2013нче елдан бирле дини укулар оештырыла.Ул һәр елны ноябрь аенда башланып, апрель аена кадәр дәвам итә. Укулар атнаның 4көнендә 4 төркемдә оештырылган. Быелгысы елны  барлыгы 35 шәкерт белем алды. Аларны дин сабакларына авылыбызның абыстае Шарафуллина Фатыйма Гали кызы өйрәтә.Аксу авылы китапханәчесе  Нургалиева Ф.Җ. һәрдаим алар янында булып, китапханәгә килә торган газета-журналлар, яңа кайткан китаплар белән таныштырып тора һәм укырга тәгъдим итә.