Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Нәүрүз бәйрәме: "Котлы булсын,Нәүрүз!"

Ел саен традиция буларак авылыбызда Аксу авыл җирлеге, китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп  белән берлектә  Нәүрүз бәйрәме үткәрелә. Бәйрәм быелгысы елны 22нче март көнне үткәрелде. Бәйрәмне авылыбызның аксакалы, сугыш ветераны Мөлеков Котдус абый ачып җибәрде. Ул бәйрәмнең тарихы белән таныштырып үтте.Укучылар тарафыннан "Котлы булсын, Нәүрүз!" темасына  әдәби -музыкаль кичә күрсәтелде.Аннан соң  укучылар пешергән ризыклардан татлы ярминкә оештырылды. Авыл халкы һәм укучылар карга боткасыннан авыз иттеләр, төрле уеннарда катнаштылар.