Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Шигъри бәйге: "Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа!"

21нче февраль  көнне Аксу авылы китапханәсендә Туган тел көненә карата урта төркем укучылары арасында сәнгатьле итеп шигырь укучылар бәйгесе үткәрелде.Чара  "Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа!" темасы астында узды. Укучылар аеруча  Э.Шәрифуллинаның "Туган телем-шиңмәс гөлем", Ә.Гаделнең "Ана телем",Г.Афзалның "Без татарлар",Г.Тукайның "Туган тел" шигырьләрен  сәнгатьле итеп укыдылар.