"Тормышта батырлыкка урын бар"
20 нче февраль көнне Аксу авылы китапханәсендә Муса Җәлилнең тууына 113ел тулуга багышлап үткәрелгән "Тормышта батырлыкка урын бар" бәйгесендә җиңү яулаган укучылар өчен Дипломнар тапшыру тантанасы булып узды. Китапханәче Нургалиева Ф.Җ. бәйгедә катнашкан укучылар белән берлектә патриот - шагыйрь Муса Җәлилнең иҗатына тагын бер кат күзәтү ясады.Соңыннан укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр. Киләчәктә тагын да шагыйрьнең иҗатын тулырак өйрәнергә, аның кебек батыр, кыю булырга сүз бирделәр.