Батырлык сәгате:"Батырлыкка-30ел, хәтергә-30ел".
Быел илебездә Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 30 ел тулу билгеләп үтелә. Шул уңайдан Аксу авылы китапханәсендә "Әфганстан-йөрәк ярасы" темасына китап күргәзмәсе оештырылды. Урта төркем укучылары белән "Хәтердә озак сакланыр" темасына тарихи-белешмә сәгате үткәрелде.
15нче февраль көнне Аксу урта мәктәбе белән берлектә "Батырлыкка-30ел, хәтергә-30ел" дип исемләнгән тема астында батырлык сәгате уздырылды. Чараны Аксу урта мәктәбе директоры Хәйруллин Т.Д. башлап җибәрде.Ул укучыларга Әфганстанда барган вакыйгалар турында җиткерде.8,10нчы сыйныф укучылары үзләренең чыгышларында авылыбыздан Әфганстанда хезмәт иткән егетләребезнең батырлыгы турында сөйләделәр. Батырларча һәлак булган авылдашыбыз Ахметов Фәрит Хөҗҗәт улын бер минут тынлык белән искә алдык.