Тапкырлар һәм зирәкләр бәйгесе:"Герой- шагыйрь һәм үлемсез җырлар".
Татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 15нче февральдә 113ел тула.Аксу авылы китапханәсендә балаларда М.Җәлил әсәрләре нигезендә батырлык,кыюлык, каһарманлык, тугрылык кебек патриотик сыйфатлар тәрбияләү максатыннан төрле чаралар үткәрелде. 5-6 нчы сыйныф укучылары арасында "Герой-шагыйрь һәм үлемсез җырлар" темасы астында тапкырлар һәм зирәкләр бәйгесе булып узды. Укучылар төрле биремнәр үтәп, үзара көч сынаштылар."Кызыл ромашкалар" һәм "Күбәләкләр" командалары арасында оештырылган бәйгедә "Күбәләкләр" командасы җиңү яулады. Ике командага да Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.