"Китап сөючеләр" бәйрәме: "Китап-бетмәс-төкәнмәс рухи хәзинә".
Ел саен традиция буларак Аксу авылы китапханәсендә китапханәнең иң күп китап укучыларын ачыклау буенча "Китап сөючеләр" бәйрәме үткәрелә.Ул быелгысы елны "Китап-бетмәс-төкәнмәс рухи хәзинә" темасы астында үткәрелде. Кичә барышында укучылар китап турында да, үзләре яратып укыган китаплардан да төрле шигырьләр сөйләделәр,Л.Леронның "Тишек хәтер" хикәясен сәхнәләштерделәр, "Китап" дигән сценка күрсәттеләр. Бәйрәмгә әниләр дә чакырылган иде. Кичә барышында гаиләләре белән иң күп китап укучылар да әйтеп үтелде.Китапханәче Нургалиева Ф.Җ. 2018 нче елга нәтиҗә ясап, "Китапханәнең иң күп китап укучысы", "Сыйныфның иң күп китап укучысы", "Иң күп китап укучы сыйныф","Иң күп китап укучы гаилә" номинацияләрендә җиңү яулаган укучыларга Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.