Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Батырлык сәгате:"Ленинград камалыш елларында" .

Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы – иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Шул ук вакытта бу совет халкының ныклыгын, фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын да күрсәтте.  872 көнлек камалышта ачлыктан 632 253 ленинградлының гомере өзелде. 2019нчы елның 27нче гыйнваренда Ленинград камалышы өзелүгә 75 ел тулды. Шул уңайдан Аксу авылы китапханәсе мәктәп белән берлектә 29 нчы гыйнвар көнне "Ленинград камалыш елларында" дигән тема астында батырлык сәгате үткәрелде. Чара  Аксу урта мәктәбенең тарих укытучысы һәм "Яшь армиячеләр" отряды членнары  катнашында үтте. Китапханәче "Ленинград Бөек Ватан сугышы елларында" темасына оештырылган китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.