Росиядә Театр елын ачу тантанасы: "Театр-яктылыкка, нурга илтә" .
2019ел-Росиядә Театр елы. Шул уңайдан китапханәдә "Театр-тылсымлы учак" темасы астында китап күргәзмәсе оештырылды. 28нче гыйнвар көнне Аксу авылы китапханәсе мәктәп белән берлектә "Театр-яктылыкка, нурга илтә" темасы астында Театр елын ачу тантанасы үткәрде. Чарада 7-10 сыйныф укучылары катнашты.Алар шагыйрьләребезнең театр белән бәйле шигырьләрен сөйләделәр, спектальләрдән җырлар башкардылар. Г.Камалның "Беренче театр" пьесасыннан өзекне 9нчы сыйныф укучылары Шакирова Камилә һәм Хәйруллин Рәсим уйнадылар. Башкалабыздагы театрлар белән таныштыру максатыннан презентация күрсәтелде. Чарага 6нчы гыйнварда татар театрына нигез салучы Г.Камалның тууына 140 ел тулуга багышланган күргәзмә дә куелды.