Әңгәмә: "Ризаэтдин Фәхретдин-татар халкының күренекле фикер иясе" .
2019нчы елның 17нче гыйнваренда галим,дин эшлеклесе, мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 160 ел тулды.Шул уңайдан китапханәдә кече һәм урта төркем укучылары белән "Ризаэтдин Фәхретдин-татар халкының күренекле фикер иясе" дигән тема астында әңгәмә үткәрелде.Әңгәмә барышында китапханә мөдире Нургалиева Ф.Җ. балаларны галимнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды. Аннан соң балалар белән Ризаэтдин Фәхретдиннең нәсыйхәтләреннән 10 алтын кагыйдәсе буенча фикер алышу алып барылды һәм бу кагыйдәләр кагәзь битләрендә чыгартылып, әңгәмәдә катнашкан балаларга таратылды.