Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Әдәби сәгать:"Фатих Кәрим - шагыйрь һәм солдат".

9нчы гыйнвар патриот шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 110ел тулу уңаеннан Аксу урта мәктәбендә авыл китапханәчесе Нургалиева Ф.Җ. тарафыннан  "Фатих Кәрим-шагыйрь һәм солдат" темасына әдәби сәгать үткәрелде. Кичә барышында укучылар шагыйрьнең Бөек Ватан сугышы  чорында иҗат иткән шигырьләрен зур дулкынлану белән сөйләделәр.4нче сыйныф укучылары Ф.Кәрим сүзләренә язылган "Яз җитә" җырын башкардылар. Укучыларга "Ф.Кәрим-герой шагыйрь" темасы астында оештырылган китап күргәзмәсендә урын алган китапларны укырга тәгъдим ителде.Ахырдан Аксу урта мәктәбенең уку-укыту бүлеге мөдире  Хәйруллина Р.Ф. укучыларга һәм китапханәчегә эчтәлекле кичә күрсәткәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.