Шигырь сөючеләр бәйгесе.
Аксу авылы китапханәсендә 15октябрь-Бөтендөнья шигърият көненә карата 18 нче октябрь көнне шигырь яратучылар бәйгесе үткәрелде.Бәйгедә урта төркем укучылары катнашты. Алар үзләре өйрәнгән шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.Укучыларның шагыйрьләребезнең тормыш юлын һәм иҗатын ничек белүләрен тикшерү максатыннан тест сорауларына җаваплар алынды. Китапханәче Нургалиева Ф.Җ. ахырдан нәтиҗә ясады һәм укучыларга бүләкләр тапшырды. Алар өйләренә китапханәдән китаплар алып, күтәренке рухта таралыштылар.