Парламент сәгате:"Парламент, җәмгыять һәм мин".
16нчы октябрь көнне Аксу урта мәктәбендә китапханә белән берлектә "Парламент, җәмгыять һәм мин" дигән тема астында Парламент сәгате үткәрелде.Чарада урта һәм югары сыйныф укучылары, Аксу авыл җирлеге депутатлары катнашты. Тарих укытучысы Камалиева Г.Җ. барлык төшенчәләргә аңлатма , укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап биреп чараны алып барды. Депутатлар укучыларны үз вазыйфалары белән таныштырдылар. Ә Нургалиева Ф.Җ. авыл китапханәчесе һәм депутат буларак та китап күргәзмәсендә урын алган китаплар белән таныштырып үтте. Ахырдан укучылар тест сорауларына җавап бирделәр.