Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Әдәби-музыкаль кичә:"Рәхмәт сезгә, Укытучым!"

Тормышта һәркемнең зирәклеге, күңел байлыгы ,тирән белеме аша дөньяны танып белергә һәм киләчәкне күзалларга өйрәтүче мөхтәрәм кешесе-Укытучысы була. Бөек затларыбызны олылау максатыннан 5нче октябрь көнне бөтен илебездә Укытучылар көне билгеләп үтелә.  Аксу урта мәктәбендә авыл китапханәсе  белән берлектә укытучылар өчен  "Рәхмәт сезгә, Укытучым!" темасы астында әдәби - музыкаль кичә үткәрелде.Кичәгә ветеран укытучылар, техник хезмәткәрләр чакырылды.Программада:котлаулар, концерт номерлары, чәй өстәле.