Әңгәмә-сәяхәт : "Китап-якын дус".
Балаларны китап уку белән кызыксындыру, укырга теләк уяту, әсәр турында фикер алышырга өйрәтү һәм китапханәнең даими укучысы итү-китапханәченең төп бурычы дип саныйм. Шул бурычны гамәлгә ашыру максатыннан китапханәдә күп төрле чаралар үткәрелә. 21нче сентябрь көнне Аксу урта мәктәбенең 4нче сыйныф укучылары белән "Китап-якын дус" темасына әңгәмә-сәяхәт үткәрелде.Алар бу көнне беренче тапкыр китапханәгә мәдәни көндәлекләр белән килделәр.Әңгәмә барышында укучылар белән көндәлекләрдә урын алган мәдәни учакларга сәяхәт ясалды. Ә бигрәк тә "Китапханәләр" битенең нечкәлекләре аңлатылды. Укучылар белән китап турында мәкальләр искә төшерелде.Сәмитова Алинә һәм Сабирзянова Язилә китап турында өйрәнгән шигырьләрен искә төшереп, сыйныфташларына сөйләп тә күрсәттеләр. Ахырдан укучыларга китаплар бирелде.