Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Бердәм мәдәният дәресе.

Аксу  урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларда 21 бала белем ала. 19 нчы сентябрь көнне  шушы укучыларга  "Укучының мәдәни көндәлеге”н тапшыру тантанасы булып узды.  Тантанада  әти-әниләр, сыйныф җитәкчеләре, авыл китапханәсе мөдире Нургалиева Ф.Җ. катнашты. Китапханәче Нургалиева Ф.Җ.  "Укучының мәдәни көндәлеге " дигән республикакүләм проектның максатлары ,әһәмияте турында сөйләде ,мәдәни көндәлек белән ничек эшләргә кирәклеген аңлатты .Презентация аша Буа шәһәрендәге мәдәни учаклар белән таныштырды. Үткән уку елында җиңү яулаган Сабирзянова Язиләнең әнисе ясаган чыгыш укучыларда зур кызыксыну уятты. Ахырдан башлангыч сыйныф  җитәкчеләре үз сыйныфларындагы укучыларның барысына да тантаналы рәвештә "Мәдәни көндәлек " ләр тапшырып, истәлеккә фотога төштеләр.Ә укучылар быелгысы елны тагын да активрак булып, төрле мәдәни урыннарга  йөрергә, күбрәк китап укырга сүз бирделәр.