Әдәби - музыкаль кичә :"Сатмас егет илен алтын-көмешләргә, әгәр югалтмаса вөҗданын".
15нче сентябрьдә балалар язучысы Абдулла Алишның тууына 110ел тулды. Язучының тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган әдәби-музыкаль кичә Аксу урта мәктәбе белән берлектә узды. Китапханәдә "Язучы да Алиш, батыр да" темасына китап күргәзмәсе оештырылды, әкиятләренә рәсемнәр ясалды.
Кичәне 3,4, 6нчы сыйныф укучылары катнашында китапханәче Нургалиева Ф.Җ. алып барды.Укучылар язучының балачагыннан алып Бөек Ватан сугышы чорындагы язмышы турында сөйләделәр, "Койрыклар" әкиятен сәхнәләштерделәр."Сатмас егет илен алтын-көмешләргә, әгәр югалтмаса вөҗданын" темасына әзерләнгән презентация күрсәтелде.Китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде, китапларын укырга тәгъдим ителде.