Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Тәрбия сәгате:"Дөньялар имин булсын".

3сентябрь-Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан  Аксу авылы китапханәсендә "Бөтен дөнья террорчылыкка каршы" темасы астында китап күргәзмәсе оештырылды.Ә 3нче сентябрь көнне Аксу урта мәктәбендә урта һәм өлкән сыйныф укучылары  белән "Дөньялар имин булсын" исеме астында тәрбия сәгате үткәрелде.Тәрбия сәгатен китапханәче Нургалиева Ф.Җ. ачып җибәрде.Тарих укытучысы Камалиева Г.Җ.  "Терроризму и экстремизму-нет!"темасы астында эзерләнгән презентация аша укучыларга бу көннең тарихы турында сөйләде, террорчылык төшенчәсенә тулы аңлатма бирде.