Әдәби-музыкаль кичә:"Тукай-безнең йөрәкләрдә".
25апрель көнне Аксу урта мәктәбе белән берлектә татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайны искә алу көне уңаеннан "Тукай-безнең йөрәкләрдә"темасы астында әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә 5,7нче сыйныф укучылары катнашты. Алар Г.Тукайның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләп тә, сәхнәләштереп тә күрсәттеләр.