Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Китап күргәзмәсе:"Ватан өчен, илем өчен!". Әдәби-шигъри бәйге:"Ватанны саклаучыларга хөрмәт һәм дан!".

23 февраль… Бу бәйрәмгә 100 ел. 100 ел инде кешелекнең иң көчле яртысы көч,түземлелек, патриотизм һәм мәрхәмәтлелек бәйрәмен билгеләп үтә. Нарва һәм Псков янында немец басып алучыларын җиңү хөрмәтенә 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия көне бәйрәмен билгеләп үтү турында декрет чыгарыла. Соңыннан бу бәйрәм Совет Армиясе һәм хәрби диңгез Флоты көне итеп үзгәртелә. Ә хәзер берничә ел инде Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә. Россиядә элек –электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган. Ватанга хезмәт итү ул - ул халыкның тыныч тормышын саклау, үз иленең намусын саклау. 

Аксу авылы китапханәсендә бу көн уңаеннан "Ватан өчен, илем өчен!" темасы астында китап күргәзмәсе оештырылды. "Ватанны саклаучыларга хөрмәт һәм дан!" темасына әдәби-шигъри бәйге үткәрелде. Ә мәдәният йорты белән берлектә "Сагынычлы солдат хатлары" дигән бәйрәм кичәсе оештырылды. Хәзергесе көндә авылыбызның 5 егете илебезнең тынычлыгын саклый. Бәйрәмгә аларның әти-әниләре чакырылды. Чара барышында аларның улларыннан килгән хатлар укылды.Һәр хатка җавап итеп концерт номерлары башкарылды. Китапханә һәм мәдәният йорты җитәкчеләре һәр гаиләгә чәчәкләр бүләк итте, егетләрнең исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде.