Шигъри сәгать: "Тел ул-байлык".
21февраль-Халыкара туган тел көне.Телнең бөтен матурлыгын шигърият аша күреп була. 21нче февраль көнне авыл китапханәсе, мәдәният йорты һәм мәктәп белән берлектә "Тел ул-байлык" темасына шигъри сәгать үткәрелде.Аксу урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйруллина Р.Ф. туган телне саклап калу,өйрәнү һәм үстерү турында сөйләде. Укучылар тарафыннан шагыйрьләребезнең тел турындагы тирән эчтәлекле шигырьләре укылды.Ә авыл китапханәчесе Нургалиева Ф.Җ."Иң газиз тел-туган тел" күргәзмәсендәге китапларга күзәтү үткәрде.