Әдәби-музыкаль кичә:"Язмышларга буйсынмас җан".
9февраль-Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 80 ел. Шул уңайдан Аксу авылы китапханәсендә “Намусыма тугры-иҗат чишмәм” темасына китап күргәзмәсе оештырылды.Ә шагыйрьнең туган көнендә “Язмышларга буйсынмас җан” дигән тема астында Аксу урта мәктәбендә авыл китапханәчесе Нургалиева Ф.Җ. әдәби-музыкаль кичә үткәрде.Чарада кече төркем ,өлкән сыйныф укучылары һәм балалар бакчасына йөрүче балалар катнашты.Кичә ахырында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйруллина Р.Ф. тагын бер кат Ф.Яруллинның иҗатына күзәтү ясады һәм чыгыш ясаучы балаларга рәхмәтләрен җиткерде.