"Китап сөючеләр" бәйрәме:"Китап - галим, телсез мөгаллим".
30нчы гыйнвар көнне Аксу авылы китапханәсендә 2017нче елга нәтиҗә ясалды, китапханәнең иң күп китап укучыларын ачыклау буенча "Китап сөючеләр" бәйрәме үткәрелде. Кичә ике өлештән торды. Аның беренче өлешендә "Китап - галим, телсез мөгаллим" темасына әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Ә икенче өлешендә 2-4нче сыйныфның I, II, III урын яулаган иң күп китап укучылары әниләре белән берлектә төрле биремнәр үтәп, көч сынаштылар. Төркемнәр: "Туганлык", "Бердәмлек", "Дуслык". Бәйрәм ахырында "Китапханәнең иң күп китап укучысы", "Сыйныфның иң күп китап укучысы", "Иң күп китап укучы сыйныф" номинацияләрендә җиңү яулаган укучыларга Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.