Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Әдәплелек дәресе:"Тәмле сүз".

23 нче гыйнвар  көнне Аксу  балалар бакчасына йөрүче балаларның зурлар төркеме белән   «Тәмле сүз» дип исемләнгән әдәплелек дәресе уздырылды.

Әдәплелек дәресендә балаларга «Тәмле сүз» китабы аша әдәпле булу серләре төшендерелде. Әлеге китаптагы  хикәяләр, әкиятләр, шигырьләр, мәкаль-әйтемнәр сабыйларга әдәп-әхлак күнекмәләре бирү максатыннан иҗат ителгән. Балалар әсәрләрне  игътибар белән тыңлап, үз фикерләре белән уртаклаштылар. Дәрес барышында  бер-берләре белән әдәпле итеп аралашырга, кешеләргә игътибарлы булырга кирәклеген, яхшы, ягымлы, матур сүзләрнең  «тылсымлы» булуын аңладылар. Шулай ук бик теләп уеннарда катнаштылар. Балаларга аеруча «Тәмле телле булу», "Кем күбрәк сүз белә? уеннары  охшады. Кече төркем балалар белән  алар яшендәге китапларга күзәтү ясалды. Ахырдан нәниләргә  китапханәче Нургалиева Ф.Җ. тәм-томнар таратты.