Наркоманиягә каршы профилактика сәгате:"Наркомания-ак үлем!"
11нче гыйнвар көнне Аксу авылы китапханәсендә Аксу урта мәктәбенең 7-8нче сыйныф укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчеләре катнашында “Наркомания-ак үлем!”темасы астында наркоманиягә каршы профилактика сәгате үткәрелде.Чара барышында китапханәче наркотикларның килеп чыгу тарихы белән таныштырды, ә ФАП мөдире Гарафутдинова Р.Ш. наркотикларның организмга нинди йогынты ясаулары турында сөйләп узды.Укучыларны кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап бирде.
“Наркомания-афәт ул” дигән темага оештырылган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, презентация күрсәтелде. Чараның икенче өлешендә укучылар “Без сәламәт рәвешен сайлыйбыз” темасына викторина сорауларына җавап бирделәр.”Сәламәтлек турында мәкальләр төзе”, “Табышмак әйтәм,җавабын тап!” уеннарында катнаштылар.