Шигъри сәгать:"Без-табигать дуслары".
5нче гыйнвар көнне Аксу авылы китапханәсендә балалар язучысы, шагыйрь Хәкимҗан Халиковның тууына 85 ел тулу уңаеннан "Без-табигать дуслары" темасы астында шигъри сәгать үткәрелде. Анда кече төркем укучылары катнашты. Укучыларга язучының иҗатына багышланган презентация күрсәтелде.Шагыйрьнең "Сакчы күркә", " "Бәхет чишмәсе", "Иң гадел дус" исемле китапларыннан табигатькә багышланган шигырьләр укылды. Чараның икенче өлеше халык аваз иҗатына багышланды. "Табышмак әйтәм,җавап тап!" дип исемләнгән тапкырлар бәйгесендә катнашып, Шарафутдинова Алсинә һәм Сәмитова Алинә җиңүчеләр булдылар.Ә сәнгатьле шигырь укучыларга чара ахырында бүләкләр тапшырылды.