3гыйнвар Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеевның тууына 85 ел. Шул уңайдан Аксу авылы китапханәсендә әдипнең китапларыннан торган "И.Юзеев-яшьлек җырчысы" темасы астында китап күргәзмәсе куелды. 4нче гыйнвар көнне кече һәм урта төркем укучылары белән шагыйрь иҗатына багышланган әдәби кичә үткәрелде. Китапханәче И.Юзеевның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, презентация күрсәтелде. Шагыйрьнең балалар өчен чыккан "Аю сатам, кем ала?", "Кар өстендә дөяләр"китапларыннан сәнгатьле итеп шигырьләр укылды.
3гыйнвар Татарстанның халык шагыйре,Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илдар Юзеевның тууына 85 ел. Шул уңайдан Аксу авылы китапханәсендә әдипнең китапларыннан торган "И.Юзеев-яшьлек җырчысы" темасы астында китап күргәзмәсе куелды. 4нче гыйнвар көнне кече һәм урта төркем укучылары белән шагыйрь иҗатына багышланган әдәби кичә үткәрелде. Китапханәче И.Юзеевның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, презентация күрсәтелде. Укучылар тарафыннан шагыйрьнең балалар өчен чыккан "Аю сатам, кем ала?", "Кар өстендә дөяләр"китапларыннан сәнгатьле итеп шигырьләр укылды.