Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Тарихи сәгать:"Мин-Россия гражданины".

12 декабрь - Россия Конституциясе көне уңаеннан  Аксу авылы китапханәсе,мәдәният йорты һәм Аксу урта мәктәбе берлектә "Мин - Россия гражданины" дигән темага тарихи сәгать үткәрелде. Аны  Аксу урта мәктәбе директоры, тарих укытучысы Хәйруллин Т.Д. ачып җибәрде. Ул үзенең чыгышында тарихи вакыйгаларга тукталды. Югары сыйныф укучылары кеше һәм гражданның хокуклары һәм ирекләре бүлеге буенча мәгълүмат бирделәр.Урта төркем укучылары кичәне шигырьләр сөйләп тулыландырдылар. Ахырдан  китапханәче Нургалиева Ф.Җ. китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.