Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Тарихи бәйге: "Без бердәмлек һәм дуслык белән көчле" .

Ноябрь ае истәлекле  даталарга бай  ай. Календарьда бер-бер артлы килүче бәйрәмнәр-4ноябрь-Халыклар бердәмлеге көне, 6ноябрь-Татарстан Конституциясе көне (25еллыгы),7ноябрь-Бөек Октябрь революциясенә 100ел тулу уңаеннан Аксу урта мәктәбенең 4нче сыйныф укучылары һәм аларның әниләре катнашында "Без бердәмлек һәм дуслык белән көчле" темасы астында тарихи бәйге үткәрелде. Кичәнең беренче өлешендә китапханәче санап үтелгән даталарның килеп чыгышы һәм аларның тарихи әһәмияте турында сөйләде. Кичәнең  икенче өлеше укучылар үзләренең әниләре белән берлектә биремнәр үтәделәр. Ахырдан укучылар туган ил, дуслык, бердәмлек турында шигырьләр сөйләделәр һәм җырлар башкардылар.