Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Әдәби сәгать:"Әдәбиятта укытучы образы".

Укытучылар көне уңаеннан Аксу авылы китапханәчесе  5нче октябрь көнне өлкән төркем укучылары белән Аксу урта мәктәбе укытучыларын тәбрикләү тантанасы оештырды. Ә китапханәдә  урта һәм кече төркем укучылары белән "Әдәбиятта укытучы образы" темасына әдәби сәгать үткәрелде.  Кичә барышында Ш.Камалның "Авыл мөгаллиме"  хикәясен укып, укучыларның фикерләре тыңланылды.Китапханәче  "Сезнең исем тәүге язлар кебек, Хәтерләргә кереп береккән!" темасы астында оештырылган китап күргәзмәсендә урын алган китапларның кыскача эчтәлекләре белән таныштырды.