Әдәби-музыкаль кичә:"Ул кабызган утлар сүнмәс алар!"
20нче сентябрь көнне милли драматургия үсеше тарихында исеме кабатланмас урын алган шәхес Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулу уңаеннан Аксу урта мәктәбендә "Ул кабызган утлар сүнмәс алар! " темасы астында әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.Кичәне авыл һәм мәктәп китапханәчеләре оештырды.Кичә барышында 9нчы сыйныф укучылары К.Тинчуринның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар,шагыйрьләребезнең аңа багышлап язылган шигырьләрен укыдылар. Драматургның әсәрләреннән өзекләр күрсәтелде. Кичә ахырында китапханәчеләр укучыларга К.Тинчуринның китап күргәзмәсендә урын алган китапларын укырга тәкъдим иттеләр.