Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

15нче сентябрь көнне Аксу урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен бердәм Мәдәният дәресе үтте. Дәрестә шулай ук 1нче сыйныф укучыларының әниләре һәм авыл китапханәчесе катнашты.Дәрес барышында башлангыч сыйныф җитәкчесе Зиннәтуллина Л.Ф."Укучының мәдәни көндәлеге" дигән республика күләм проектының максаты,әһәмияте турында сөйләде, мәдәни көндәлек белән ничек эшләргә кирәклеген аңлатты. Авыл китапханәсе мөдире Нургалиева Ф.Җ. балаларга китап укуның мөһимлеге һәм китапның кыйммәте турында сөйләде.

15нче сентябрь көнне Аксу урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен бердәм Мәдәният дәресе үтте. Дәрестә шулай ук 1нче сыйныф укучыларының әниләре һәм авыл китапханәчесе катнашты.Дәрес барышында башлангыч сыйныф җитәкчесе Зиннәтуллина Л.Ф."Укучының мәдәни көндәлеге" дигән республика күләм проектының максаты,әһәмияте турында сөйләде, мәдәни көндәлек белән ничек эшләргә  кирәклеген аңлатты. Авыл китапханәсе мөдире Нургалиева Ф.Җ. балаларга китап укуның мөһимлеге һәм китапның кыйммәте турында сөйләде, аларны матур әдәби әсәрләр укырга чакырды.Дәрес ахырында укучыларга "Укучының мәдәни көндәлеге"  тапшырылды.