Китапханәче-мәдрәсәдә:"Шул вакытта мин кулыма Китап алам".
Аксу авылында мәдрәсә каршында 3нче июльдән 15нче июльгә кадәр җәйге лагерь оештырылды.Анда барысы 38 бала йөри. Аларны дин сабакларына авылыбызның абыстае Шарафуллина Фатыйма Гали кызы өйрәтә. 11нче июль көнне мәдрәсәдә балалар янында авыл китапханәчесе Нургалиева Ф.Җ. да булды. Ул аларны дини рухта язылган шигырьләр белән таныштырды.Бигрәк тә Габдулла Тукай иҗатына киңрәк тукталды. Аның "Таян Аллага", "Ана догасы","Китап", "Туган тел", "Васыятем" һәм башка шигырьләре кычкырып укылды. Шигырьләрдә балаларга аңлашылмаган сүзләргә китапханәгә яңа кайткан А.Тимергалинның "Миллият сүзлеге" китабы аша аңлатма бирелде. Х.Салихҗанның "А.Пушкин һәм Г.Тукай иҗатында Коръән аһәңнәре" китабына күзәтү ясалды. Чара ахырында балаларга китапханәгә килеп,яңа китаплар белән танышырга һәм алырга тәкъдим ителде.