Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Солдатка озату кичәсе : "Солдатка китә егетләр".

29нчы июнь көнне Аксу авылы мәдәният йортында "Солдатка китә егетләр" темасы астында авылыбызның ике егетен Замалтдинов Нияз һәм Мингалеев Ильмирны Армия сафларына озату кичәсе үткәрелде. Кичәгә китапханәче Нургалиева Фәридә тарафыннан "Нинди бәхет, нинди сәгадәт ул-хезмәт итү газиз Ватанга!" исемле китап күргәзмәсе оештырылды.Чарада авыл яшьләре,авыл халкы һәм Аксу авыл җирлеге башлыгы Гатауллин Шәүкәт Габбас улы катнашты. Ул үзенең чыгышында солдатка китүче егетләребезгә үзенең изге теләкләрен җиткерде. Армия сафларына чакырылган егетләребезнең әти-әниләре улларының исән-имин әйләнеп кайтуларын теләделәр.Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды:матур җырлар яңгырады , солдат тормышы белән бәйле  эчтәлекле шигырьләр укылды. Солдатка озату кичәсен китапханәче Нургалиева Фәридә алып барды.