Тарихи сәгать:"Россия-минем Ватаным"
Аксу авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә 11нче июнь көнне Россия көненә багышлап "Россия-минем Ватаным"дигән темага тарихи сәгать үткәрелде. Чарага мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге балалар килде. Китапханәче аларга бу көннең ничек барлыкка килгәнен сөйләде,"12июнь - Россия көне" темасы астында оештырылган китап күрәзмәсенә күзәтү ясады."Россиянең дәүләт символлары" исемле презентация аша балалар белән дәүләт символлары искә төшерелде. Чара барышында кече төркем укучылары зур горурлык белән Ватаныбыз турында шигырьләр укыдылар.