25май-язучы, публицист, сынчы Миргазиан Юнысның тууына 90 ел тулу уңаеннан Аксу авылы китапханәсендә "Энҗеләр табучы әдип" дигән тема астында әдәби сәгать үткәрелде.Чарада өлкән төркем укучылары катнашты.Китапханәче Нургалиева Ф.Җ. укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән презентация аша таныштырды.Ә укучылар М.Юнысның әсәрләрендә туган якны сагыну, туган җиргә, табигатькә мәхәббәт хисләрен чагылдырган урыннарны укып күрсәттеләр һәм фикер алыштылар. Ахырдан тест сорауларына җаваплар бирделәр.