Әдәби-музыкаль кичә: "Сызылып таң атканда"
9май-Бөек Җиңү көненә карата китапханәдә ай башында "Һәр йөрәктән үтә Җиңү сүзе, батырларын барлый Ватаным" темасына китап күргәзмәсе оештырылды. Ә 8нче май көнне Аксу мәдәният йортында китапханә , мәктәп, Аксу авыл җирлеге, "Бола" агрофирмасы белән берлектә Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган зур кичә үткәрелде. Бу кичәдә Бөек Ватан сугышы ветераны Мөлеков Котдүс абый катнашты.Мәктәп укучылары тарафыннан "Сызылып таң атканда" темасына әдәби-музыкаль кичә күрсәтелде.Бәйрәм "Үлемсез полк" акциясе белән дәвам итте.