Китап күргәзмәсе:"Шагыйрә Эльмира Шәрифуллинага -75яшь".
Шагыйрә Эльмира Шәрифуллинага 75яшь тулу унаеннан китапханәдә китап күргәзмәсе оештыралды. Күргәзмәдә шагыйрәнең киитапханәдә булган китаплары һәм газета-журналларда басылган мәкаләләре, шигырьләре урын алды.
Эльмира Шәрифуллина иҗаты татар әдәбиятында аерым бер урын алып тора. Таң чыгы кебек саф, нәфис шигырьләре йөрәкләрне җилкетергә, җаннарны сафландырырга, әллә нинди хыял дөньяларына алып китәргә сәләтле. Шул ук вакытта аның балалар өчен язылган самими шигырьләре дә һәм тормышның катлаулы якларын чагылдырган, зур мәсьәләләрне күтәргән әсәрләре дә күп.