Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Әңгәмә:"Без тәмәкегә каршы".

31 майда Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу дата Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 1988 елда булдырылган.Хәзерге заманда «начар гадәтләр» проблемасы  иң актуаль, алар белән көрәшү –  дәүләт өчен генә түгел, гомумән,  һәр аерым гражданның бурычы. «Начар гадәтләр»– ул, беренче чиратта, аларның    яшь кеше организмына зыяны турында мәгълүмат бирү. «Начар гадәтләр» профилактикасын яшь буын арасында  никадәр иртәрәк башлыйбыз, шулкадәр тизрәк сәламәт яшәү рәвеше буенча яхшы  нәтиҗәләргә ирешәбез.

Бу максат белән Аксу авылы мәдәният  йортында китапханә, мәктәп белән берлектә “Без тәмәкегә каршы”- исемле темага әңгәмә үткәрелде.