Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Китап күргәзмәсе:"Китапханә-серле дөнья"

27 май – Бөтенроссия  китапханәләр көне. Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык - тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән.  Китапханә ул бик күп мәгълүмат, тарихи ядкарьләр, аң-белем, мәгърифәт тупланган йорт. Үзенә бик күп серләр туплаган китап киштәләре китапханәләрдә генә була. Китапханәләр көненә карата Аксу авылы китапханәсендә “ Китапханә-серле дөнья” дигән исем астында китап күргәзмәсе оештырылды.