Китапханә сәгате:"Китапханә тормышыннан".
27 май – Бөтенроссия китапханәләр көне.Китапханә – беренчедән, матур әдәбият дөньясы булса, икенчедән, тылсымлы вакыйгалар иле дип әйтергә мөмкин. Анда рухи байлык алудан тыш, язучылар белән очрашасың, яңалыкларны белергә омтыласың... Китапханәнең төп байлыгы китаплар булса, иң кадерлесе – андагы китапларны укырга яратучыларның күп булуы. Шуңа да китапханә киштә-киштә китаплары белән генә түгел, ә үзенең укучылары белән яши. Гомуми итеп әйткәндә, алар берсен-берсе тулыландырып, үткәнне онытмаска, бүгенгенең кадерен белергә, киләчәкне күзалларга да өйрәтәләр. Әлеге дата уңаеннан 27нче май көнне китапханәдә “Китапханә тормышыннан” темасы астында китапханә сәгате үткәрелде.